Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Татфондбанкның өстәмә офисында урлауда шикләнелүчеләр кулга алынган

Шик астына алынучылар исәп-хисап документларында акча юклыгын чыгым-касса ордерларын юк итеп яшергәннәр.Татарстан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының җинаять-эзләү бүлеге хезмәткәрләре Татфондбанк...

Шик астына алынучылар исәп-хисап документларында акча юклыгын чыгым-касса ордерларын юк итеп яшергәннәр.


Искәртеп үтик, алдан «Татар-информ» Татфондбанкның өстәмә офисы хезмәткәрләре полициягә акча урлануы турында гариза белән мөрәҗәгать итүләрен хәбәр иткән иде. Үзәк банк офисына китерелгән инкассатор сумкасында 3,8 млн сум, 35 мең евро һәм 35 мең АКШ доллары юклыгы 13 март көнне билгеле булган.
Полицейскийлар билгеләгәнчә, шик астына алынучылар исәп-хисап документларында акча юклыгын чыгым-касса ордерларын юк итеп яшергәннәр.
Суд тоткарланган өстәмә офис җитәкчесен һәм элеккеге контролер-кассирны тикшерү барышында сак астына, ә өлкән хисапчы-кассирны өй арестына алган. Хәзерге вакытта “Урлау” маддәсе буенча ачылган җинаять эшен тикшерү бара, тиешле оператив-тикшерү чаралары үткәрелә.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: