Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

«Татмедиа» газета-журналларына язылган Әтнә районы кешесе телевизор отты

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте нәшер иткән газета һәм журналларның иң актив укучы – Әтнә районыннан Рафаэль Мөхәммәтҗанов телевизор отты. Бүләкләрне бүген «Татмедиа» бинасында (Казан шәһәре, Декабрис...


«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте нәшер иткән газета һәм журналларның иң актив укучы – Әтнә районыннан Рафаэль Мөхәммәтҗанов телевизор отты. Бүләкләрне бүген «Татмедиа» бинасында (Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт) уйнаттылар.
img_6897
img_6896
img_6895 img_6882
«Һәр ярты ел саен өч яки аннан артыграк басмага язылып, безгә үз квитанцияләрен җибәргән кешеләр арасында телевизор уйнатабыз. Бәйгегә Россиянең төрле төбәкләреннән (Кырым, Чиләбе, Екатеринбург, Пермь крае, Башкортстан һ.б.) заявкалар килә», - дип искәртте «Татмедиа» АҖ генераль директоры урынбасары Эльвира Исмәгыйлева.
Бәйгедә 178 абунәче катнашты. Алар арасында телевизор гына түгел, 12 комплект йон юрган, мультиварка, электр ит тарткычы һәм блендер да уйнаттылар.
Төп бүләк – телевизорга Әтнә районында яшәүче Рафаэль Мөхәммәтҗанов ия булды.
 
Абунәчеләргә бүләкләрне почта аша җибәрәчәкләр.

 "Татар-информ"

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: