Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

"Татмедиа" генераль директоры басма матбугат белән кызыксыну бетмәячәк дип саный

Татарстан Россиянең иң күп укый торган төбәкләреннән берсе булып кала. Бүген «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин республика почтальоннары һәм элемтә бүлекләре арасындагы унынчы бәйгенең җи...

Татарстан Россиянең иң күп укый торган төбәкләреннән берсе булып кала. Бүген «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин республика почтальоннары һәм элемтә бүлекләре арасындагы унынчы бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында шул хакта хәбәр итте.


Ярты елга язылу кампанияләре нәтиҗәләре буенча авыл, кечкенә һәм зур шәһәрләрнең иң яхшы почтальоннарын, иң яхшы элемтә бүлекләрен «Татмедиа» АҖ нәшер итә торган газета-журналларга язылу буенча югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен бүләклиләр.

Шулай итеп, Мөслим районыннан Ландыш Нуриева – иң яхшы авыл почтальоны, Азнакайдан Айгөл Кобычкина – кечкенә шәһәрнең иң яхшы хат ташучысы, Кама Тамагы районының Каратал авылы почтасы иң яхшы элемтә бүлеге дип табылды.

«Журналлар буенча иң яхшы тираж» номинациясендә Арча районының Урта Сәрдә элемтә бүлеге күрсәткечләренә тиңнәр табылмаган.

«Почтальоннарның авыр хезмәтенә кызыксыну булдыру өчен, без бәйгене киңәйтергә карар кылдык. Номинацияләр үзгәрмәсә дә, бүләкләнүчеләрнең саны тагын да артачак», - дип искәртте Андрей Кузьмин.

Фото: Ильнар Тухбатов


Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: