Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

“Татнефтехиминвест-холдинг” директорлар советы рәисе итеп Татарстан Президенты сайланды

“Татнефтехиминвест-холдинг” (ТНХИХ) 2016 елга дивидендлар күчермәячәк, 1571,67 млн сум күләмендәге керемне, традиция буенча, тулаем компания үсешенә юнәлдерәчәк. Шундый карарны бүген Холдинг акционерл...

“Татнефтехиминвест-холдинг” (ТНХИХ) 2016 елга дивидендлар күчермәячәк, 1571,67 млн сум күләмендәге керемне, традиция буенча, тулаем компания үсешенә юнәлдерәчәк. Шундый карарны бүген Холдинг акционерларының Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән еллык җыелышында кабул иттеләр.
Годовое общее собрание акционеров, заседание Совета директоров ОАО "Татнефтехиминвест-холдинг". Проводит Председатель Совета директоров, Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.: фото Михаила Козловского
2016 ел белән чагыштырганда, компаниянең еллык кереме быел 34 процентка (170 млн сум булган) арткан. Мондый үсеш кыйммәтле кәгазьләрне яңадан исәпләү (“Татнефтехиминвест-холдинг” җитештерү эшчәнлеге алып бармый) белән аңлатыла. Иң зур өлешне “ПАО “Татнефть” акцияләре тәэмин иткән.
Утырышта акционерлар яңа директорлар советын сайладылар. Аның составы зур үзгәрешләр кичермәде. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, аның ярдәмчесе Ренат Сабиров, Премьер-министр урынбасары – Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан икътисад министры Артем Здунов, Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин , Татарстан Президентының нефть сәнәгате буенча ярдәмчесе Шәфәгат Тәхаутдинов, Татарстан Президентының нефть эшкәртү һәм нефть-газ ятмалары буенча консультанты Ренат Мөслимов, “ПАО “Татнефть” генераль директоры Наил Маганов, “ТАИФ” генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, аның беренче урынбасары Владимир Бусыгин, Татарстанның эре компания җитәкчеләре керде.
Годовое общее собрание акционеров, заседание Совета директоров ОАО "Татнефтехиминвест-холдинг". Проводит Председатель Совета директоров, Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.: фото Михаила Козловского
Җыелыштан соң, директорлар советы рәисе итеп, яңадан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сайланды. Холдинның генераль директоры итеп, кабаттан  Рафинат Яруллин расланды.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: