Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирү башланды

Татарстанда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы сайлауларда тавыш бирү башланды.Республикада сайлау участоклары иртәнге 7дә ачылды, алар кичке 8гә кадәр эшләячәк. Алар барлыгы – 2 мең 811. Шул ук вакыт...

Татарстанда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы сайлауларда тавыш бирү башланды.
Республикада сайлау участоклары иртәнге 7дә ачылды, алар кичке 8гә кадәр эшләячәк. Алар барлыгы – 2 мең 811. Шул ук вакытта, Татарстанда 154 сайлау участогы электрон тавыш бирү комплекслары белән җиһазландырылган. Сайлаучылар иң күп булган 42 участокта бюллетеньнәрне автоматлаштырылган эшкәртү комплекслары эшләячәк.
16 меңнән артык татарстанлы «Мобиль сайлаучы» механизмыннан файдаланачак. Ул теркәлү урыны буенча түгел, ә үзеңә уңайлы булган участокта сайларга мөмкинлек бирә.
Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына 100 депутат сайлана: шуларның 50се – бердәм республика сайлау округы, тагын 50се – бермандатлы сайлау округы буенча. Татарстанда 2,9 миллионнан артык кеше тавыш бирү хокукына ия.



"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера