Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Театр Сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин

Республиканың быелгы театраль сабантуенда баш батыр булып Кариев театры артисты һәм музыканты Илдар Әхмәдуллин калды. Ул бу титулга Минзәлә театры артисты Илназ Хисмәтуллинны җиңеп лаек булды. Дөрес,...

Республиканың быелгы театраль сабантуенда баш батыр булып Кариев театры артисты һәм музыканты Илдар Әхмәдуллин калды. Ул бу титулга Минзәлә театры артисты Илназ Хисмәтуллинны җиңеп лаек булды. Дөрес, җиңүнең чиста аркага салу белән түгел, ә балл белән булуы артист-тамашачылар арасында бераз бәхәс тудырды. Әмма баш хөкемдар үз сүзен әйтте – Илдар Әхмәдуллинның кулын күтәрде.
Театр Сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин
Илдар Әхмәдуллинга автомобиль ачкычлары тапшырылды. Баш батырга автомобиль бүләк ителү - театр сабантуеның традициясе.
“Артистлар арасында матур көрәш алымнары белән көрәшүчеләре бар. Кагыйдәләрне белмәүчеләре дә булды. Әмма финалга көрәшне белгән егетләр чыкты. Боларның ярышларда катнашып йөргәннәре күренеп тора, мин белгән тренерларда шөгыльләнгәннәре дә бар. Минзәлә артистының авырлыгы зуррак, Кариев театры артистының техникасы көчлерәк булуы миңа ошый”, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә абсолют батырга ярышлар башланыр алдыннан Татарча көрәш буенча 1 нче категорияле баш хөкемдар Динар Зиннәтуллин.
Батыр асты калган 1989 елгы Илназ Хисмәтуллин 91 кг. авырлыкта. Әлеге авырлык буенча икенче урында Минзәлә театры артисты Нәфис Гайфуллин, өченче урында – Камал театры артисты Айрат Арсланов.
Илдар Әхмәдуллин 1984 елгы. Авырлыгы 80 кг. Ул үз авырлыгында Тинчурин театры артисты Алмаз Фәтхуллинны җиңеп беренче урын алды. Әлеге авырлык буенча өченче урында – Раушан Мөхәммәтҗанов.
Илдар Әхмәдуллин былтыргы театр сабантуенда да ахырга кадәр келәмдә булган иде. Әмма былтыр абсолют батыр титулы “Әкият” татар дәүләт курчак театры артисты Юрий Чуктиевка насыйп булды.
Быел келәмдә Камал театрыннан Ирек Кашапов, Тинчурин театрыннан Харис Хөснетдинов, Чаллы театрыннан Фәнис Сәхабетдинов, Кариев театрыннан Илназ Низамиев, Әтнә театрыннан Фаяз Хөсәеновлар да көчләрен сынап карадылар.

Быелгы театр сабантуенда Татарстанның 12 дәүләт театрыннан артистлар һәм хезмәткәрләр катнашты.
Театр сабантуе турында тулырак мәгълүматны “Интертат” электрон газетасыннан укырсыз.
 
"Татар-информ"
 

Фото: Рамиль Гали


Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: