Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Театрлар Сабан туе Әтнәдә булачак

Быел театрлар Сабан туе 24 июньдә Әтнәдә булачак. Бу турыда Кәрим Тинчурин театры матбугат хезмәте хәбәр итте.Унберенче тапкыр уза торган традицион бәйрәмдә Татарстанның 11 дәүләт театрыннан артистлар...

Быел театрлар Сабан туе 24 июньдә Әтнәдә булачак. Бу турыда Кәрим Тинчурин театры матбугат хезмәте хәбәр итте.
Унберенче тапкыр уза торган традицион бәйрәмдә Татарстанның 11 дәүләт театрыннан артистлар һәм хезмәткәрләр катнашуы көтелә.
Сабан туе программасында традицион уен-ярышлар: кашыкка йомырка кабып йөгерү, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату һәм, әлбәттә инде, милли көрәш булачак, диелгән әлеге хәбәрдә.
Көрәш батырына кыйммәтле бүләк – автомобиль була. Ярышта дәүләт театрлары артистлары гына катнашырга хокуклы.

Республика театрлары Сабан туен ТР Мәдәният министрлыгы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Әтнә районы хакимияте оештыра.
Бәйрәм 11.00 сәгатьтә башлана.
 
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: