Тел һәм халык хакына...
«Татар-информ» агентлыгында узган пресс-конференциядә татар радиоларының киләчәктә татар телен саклауга, бетермәүгә йөз тотып эш итүләре турында сүз булды. Бу хакта «Болгар радиосы»ның баш мөхәррире И...
![](https://pp.userapi.com/c834303/v834303337/d8c39/D86WgBG-W9c.jpg)
«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең радиотапшырулар хезмәте башлыгы Тәүфыйк Сәгыйтов нигездә сүзне радиоларның контенты турында алып барды. Милли традицияләрне дә сакларга, яшьләрне дә онытмаска кирәклеге турында ассызыклады: «Радионы төрле яшьтәге кешеләр тыңлый, ләкин халык яраткан җырлар онытылырга тиеш түгел».
«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең радиотапшырулар хезмәте башлыгы сүзләренчә, музыкаль тапшырулар күп булырга тиеш. «Кеше үзебезнең милли музыканы аңласын һәм тыңласын өчен, тапшыруларны аерым композиторларның, шагыйрьләрнең, башкаручыларның иҗатына багышлап оештырырга кирәк», - диде Тәүфыйк Сәгыйтов.
Ул татар радиоларының төп максаты итеп халыкка хезмәт итүне күрә. “Төп максат - республика халкына хезмәт итү. Ә менә «Татар радиосы» радиостанцияләр челтәре директоры Динә Гәрәева сүзләренчә, «Татар радиосы»ның төп өч максаты бар: дәрәҗәне, тыңлаучыларны һәм акчаны арттыру.
"Татар-информ"
Фото: Солтан Исхаков
Добавить комментарий