Тинчурин театры оркестры «Башмагым» музыкаль комедиясенең 80 еллыгына концерт әзерли
Әлеге концертта «Башмагым» музыкаль комедиясенең төрле елларда куелган һәм яңгыраган, төрле редакцияләрдә булган өзекләре башкарылачак.Тинчурин театры оркестры «Татар классик музыкасы җәүһәрләре» цикл...
Тинчурин театры оркестры «Татар классик музыкасы җәүһәрләре» циклыннан чираттагы концерты Җәүдәт Фәйзи белән Таҗи Гыйззәтнең легендар «Башмагым» музыкаль комедиясенең 80 еллыгына багышлана. Концерт 1 мартта булачак.
«Юбилей уңаеннан Тинчурин театры артистлары, оркестры һәм Казан Дәүләт консерваториясенең опера студиясе махсус концерт программасын әзерли», дип хәбәр итә Тинчурин театрының матбугат үзәге.
Әлеге концертта «Башмагым» музыкаль комедиясенең төрле елларда куелган һәм яңгыраган, төрле редакцияләрдә булган өзекләре башкарылачак.
Концертта Казан Дәүләт консерваториясенең опера студиясе солистлары, Тинчурин театры артистлары һәм оркестры катнаша.
«100 процент тере тавыш, талантлы яшь башкаручылар, тере оркестр яңгырашы һәм Җәүдәт Фәйзинең моңлы һәм дәртле көйләре тамашачыларның күңеленә хуш килер», дип сөйләде оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Ильяс Камал.
Рузилә Мөхәммәтова
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/culture/15-02-2022/tinchurin-teatry-orkestry-bashmagym-muzykal-komediyasene-80-ellygyna-kontsert-zerli-5849424
Добавить комментарий