Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Тинчурин театры балаларны татар һәм рус телендәге Яңа ел тамашасына чакыра

Кәрим Тинчурин исемендәге театр татар һәм рус телендә эшләнгән Яңа ел тамашасына чакыра. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте."Ачык төстәге костюмнар, декорацияләр һәм сюжет белән эшләнгән т...

Кәрим Тинчурин исемендәге театр татар һәм рус телендә эшләнгән Яңа ел тамашасына чакыра. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Ачык төстәге костюмнар, декорацияләр һәм сюжет белән эшләнгән тамаша сезнең һәм балаларыгыз өчен вакытыгызны менә дигән үткәрергә шәп мөмкинлек. “Кар бөртеге маҗаралары” татар һәм рус телләрендә эшләнгән беренче Яңа ел тамашасы", диелгән әлеге хәбәрдә.
Тинчурин театрына Яңа ел тамашасына килгән һәркемгә тәмле бүләк бирәчәкләр. Спектакль башланыр алдыннан, фойеда, балалар Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкият геройлары белән очрашачак, чыршы тирәли бергә-бергә әйлән-бәйлән әйләнәчәк, дип яза театрның матбугат хезмәте.
Тамаша 25, 27, 29, 30 декабрьдә, 2, 4 гыйнварда рус телендә, 28 декабрьдә, 3, 5, 7 гыйнварда татар телендә була.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: