Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Тинчурин театры Германиягә гастрольләргә җыена

Коллектив Германиянең Бонн һәм Лейпциг шәһәрләрендә Кәрим Тинчуринның "Назлы кияү" спектаклен күрсәтәчәк.К.Тинчурин театры коллективы Кәрим Тинчуринның “Назлы кияү” комедиясе белән Германиягә гастроль...


Тинчурин театры Германиягә гастрольләргә җыена


Коллектив Германиянең Бонн һәм Лейпциг шәһәрләрендә Кәрим Тинчуринның "Назлы кияү" спектаклен күрсәтәчәк.






Гастрольләр 17-20 ноябрь көннәренә билгеләнгән. Коллектив үз спектаклен Германиянең Бонн һәм Лейпциг шәһәрләрендә күрсәтәчәк.
Әлеге зур проект Германиядәге татар диаспорасы вәкилләре чакыруы белән, Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме нигезендә тормышка ашырыла.
Гастроль кысаларында милләттәшләребез белән иҗади очрашулар да күздә тотыла. Шул уңайдан артистлар махсус концерт программасы әзерли башлаган.
“Тинчурин театрының иҗаты республикада гына түгел, Татарстаннан читтә яшәүче тамашачылар арасында да зур кызыксыну уята. Татарстан кунаклары, театр спектакльләрен күргәннән соң, тинчуринлыларны үз төбәкләренә гастрольләргә чакыра. Коллективның Россия төбәкләре буйлап оештырылган даими гастрольләре моның ачык мисалы булып тора”, – дип аңлата театрның матбугат хезмәте.
Искәртеп узабыз, 2012 елда тинчуринлылар Бельгиянең Брюссель һәм Брюгге шәһәрләрендә Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән “Сөй гомерне!” шигъри драмасын тәкъдим итте. Спектакльне Бельгиядә яшәүче татарлар гына түгел, күрше Франция һәм Германиядән дә килеп карый алдылар. 2016 елда исә коллектив Хельсинкида “Сөй гомерне!” һәм “Без – кырык беренче ел балалары” әдәби спектакльләрен уйнады.
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: