Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Тиздән VIII Мөселман яшьләре форумы башланачак

2019 елның 12-19 июль көннәрендә Болгар территориясендә урнашкан палаткалы шәһәрчектә VIII Мөселман яшьләре форумы узачак. Әлеге форумда Россиянең кайсы төбәкләре катнашачак, яшьләрне нинди программал...

2019 елның 12-19 июль көннәрендә Болгар территориясендә урнашкан палаткалы шәһәрчектә VIII Мөселман яшьләре форумы узачак. Әлеге форумда Россиянең кайсы төбәкләре катнашачак, яшьләрне нинди программалар көтәчәге турында 10 июль көнне “ТАТМЕДИА” АҖ бинасында узган матбугат коференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова сөйләде.
“Узачак форумда Россиянең һәм дөньяның төрле почмакларыннан – Татарстан, Башкортостан, Чувашстан, Удмуртия, Мордовия, Кырым республикаларыннан, Оренбург, Чиләбе, Свердловск, Самара, Төмән өлкәләреннән, Ямал-Ненец автономияле округыннан, Мәскәүдән, шулай ук Казахстаннан, Кыргызстаннан, Мисырдан барлыгы 290 гариза кабул ителде. Сайлап алу турыннан соң, җыенда 18 яшьтән алып 30 яшькә хәтле 200 кеше катнашачак. Алар 12 июль көнне иртән Казаннан Болгарга юл тотачак һәм шул ук көнне көндезне уникедә (12:00) “Ак мәчет”тә җомга намазы укыячаклар. Әлеге мөселман яшьләр форумы дини белемләрне тирәнәйтү, мөселман социаль проектлары буенча эшләү һәм аларны тәкъдим итү максатына юнәлгән”, – дип таныштырып китте Айгөл Биктимерова.
Катнашучыларны дөньякүләм танылган шәхесләр белән очрашулар көтә. Форумның остазлары – Мөхәммәд Пәйгамбәрнең нәсел дәвамчысы, ислам хокукы нигезләре буенча магистр, шәех Абдуррахим Лакрим һәм Россия ислам институты мөгаллиме, гакыйдә, Хәнәфи фикһе, тәфсир буенча хезмәтләр авторы Әхмәд Әл-Хәнәфи. Лекцияләр, һәм катнашучылар өчен аралашу теле гомумән алганда рус теле булачак.
Белем алу программаларыннан тыш, яшьләрне күңел ачу өлеше дә көтә: тренинглар һәм мастер-класслар, фикер алышу өчен түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр һәм спорт уеннары. Шулай ук барлык катнашучыларга уку материаллары, язу өчен планнерлар, сертификатлар биреләчәк.
Автор: Талипова Диләрә

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: