ТӨБӘКТӘН - ТУФРАКТАН БАШЛАНА...
Ил тарихы да, халыкның тарихы да, иң беренче чиратта, төбәктән - туган туфрактан башлана. Һәм, олы бер цикл үтеп, кабат шунда барып тоташа да.
21 ноября 2025
Бүген, 20 ноябрь көнне, Казандагы Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә (керәшеннәр үзләре аны "Керәшен җорты" дип йөртә) туган төбәкне өйрәнүчеләрнең "Ыру агачы" ("Родовое древо") III Бөтенроссия форумы узды. Быелгы форум агымдагы Ватанны саклаучылар елы тематикасын да үз эченә алды, Бөек Ватан сугышының бар дөньягы билгеле каһарманнары - Советлар Союзы герое Петр Гавриловлар белән беррәттән, киң җәмәгатьчелеккә бик үк билгеле булмаган, әмма Бөек Җиңүгә үзеннән бәһасез өлеш керткән гади авыл-төбәкләрдә яшәгән батырларның тарихлары да искә алынды, нәсел шәҗәрәсе барланды.
Программа киңкырлы һәм колачлы иде. Я.Емельянов үзәгенең мәгълүмати-методик бүлеге мөдире Ирина Муллина ТР Кайбыч районына экспедиция нәтиҗәләре буенча Мәлки керәшеннәренең "никрут озату йоласы" белән таныштырды, аның бүгенге көндә ни дәрәҗәдә сакланып калуын видеоязмалар аша күрсәтте. Нагайбәкләрдән Чиләбе өлкәсе Остроленский бистәсе музей мөдире Тамара Бургучева үз төбәкләрендә сакланып калган истәлекләргә мөрәҗәгать итте - "тере хәтер китабы"н актарды. Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты фәнни хезмәткәре Иван Севастьянов керәшеннәр яшәгән төбәкләрдәге христиан дине үзенчәлекләре белән "Минусинск яки Абакан татарлары" (хакаслар) үзләрендә саклап калган борынгы төрки чор инануларына чагыштырма анализ ясады. ТӘҺСИның өлкән фәнни хезмәткәре Ольга Галимова уникаль чыганак - Г.Беляевның "Керәшеннәргә татар-гарәп сүзләрен аңлатыр өчен сүзлеге"нең лингвистик катламын ачты. Ш.Мәрҗани институтының әйдәп баручы хезмәткәре Марина Имашева Әстерхан губернасына XVIII - ХХ гасырларда күчеп утырган керәшеннәр тарихына экскурс ясады.
Көн дәвамында параллель ике секция эшләде. Беренчесе "Керәшеннәрнең тарихи-мәдәни мирасы" (төбәк мисалында) дип аталса, икенчесе "Төбәкне өйрәнү һәм аның методикасы" дигән гамәлирәк проблемаларны үз эченә алды.
Төбәкне өйрәнү буенча фәнни форумда журналыбызның әдәби мөхәррире, филология фәннәре кандидаты Луиза Янсуар да катнашты. Ул туган төбәге Янсуар тарихына багышланган докладта аның Покрау чиркәве язмышы турында сөйләде, Янсуар җирлеге белән бәйле руханилар, меценатлар, күренекле шәхесләргә кагылышлы сәхифләрне яктыртты.
"Ыру агачы" ("Родовое древо") III Бөтенроссия төбәкне өйрәнүчеләр форумы ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, ТР Керәшен иҗтимагый оешмасы белән берлектә уздырыла. Форумда яңгыраган докладлар буенча соңыннан фәнни җыентык бастырып чыгарыла.
Форумнан фотолар. Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк архивыннан. Фотограф: Вероника Кибякова
Добавить комментарий