Төкле аягың белән, ат елы!
Хәерле көн, дуслар. Бусагада – яңа ел 2026. Бүген шундый көн – бәхет һәм үкенеч, шатлык һәм югалтуларны искә төшерәбез. Ә алар һәрберебезнең үзенеке...
Ничек кенә булмасын, тагын бер ел узып китте, азрак моңсу да, шулай бит? Тик аяк-кулларыбыз йөри, якыннарыбыз исән-имин, безнең янәшәдә икән, 2025 елга рәхмәт әйтик. Яңа елда шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр тагын да күбрәк булсын! Илдә тынычлык урнашсын.
Ел дәвамында безнең белән булган укучыларыбызга ихластан олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Киләсе 2026 елда да бергә калыйк.
Олы хөрмәт белән, “Татарстан” журналы редакциясе.
Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә шатлык, моң салып.
Яңа елда бәхет, шатлык килсен,
Кышкы бураннарга уралып!
Күңелләрдә шатлык ташып торсын,
Сагышларга урын калмасын!
Алда туар көннәр якты булсын!
Ходай кайгылардан сакласын!
Добавить комментарий