Төмән татарлары “Искиткеч әбиләр-2018” фестиваль-бәйгесен үткәрәчәк
Төмән татарлары 28 мартта “Искиткеч әбиләр – 2018” шәһәр татар фестиваль-бәйгесен уздырачак. Конкурсны Төмәннең Татар мәдәнияте үзәге оештыра, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте...
Конкурсның максаты – үсеп килүче буынны тәрбияләүдә өлкәннәрнең ролен арттыру, гаилә кыйммәтләрен һәм татар халкының традицияләрен торгызу.
Конкурсның бурычлары:
- Гаилә мөнәсәбәтләре культурасын тәрбияләү
- Гаиләләрнең социаль һәм иҗади инициативасын хуплау
- Гаилә кыйммәзтләрен һәм традицияләрен үстерү
- Буыннан-буынга күчешне тәрбияләү
- Яшькә карамастан кеше мөмкинлекләре потенциалын ачу
Конкурста әби булган, милли традицияләрне уңышлы саклап килгән – туган телдә аралашкан, милли традицияләр нигезендә гаилә бәйрәмнәре үткәргән, татар милли ашларын әзерли белгән хатын-кызлар катнаша.
«Татар-информ»
Добавить комментарий