Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча быел Татарстанда 161 йорт төзеләчәк

Быел Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча 5159 фатирга исәпләнгән 161 йорт сафка бастырылачак. Аларның гомуми мәйданы 280,5 мең квадрат метрны тәшкил итәчәк.Әлеге йортларда 636...

Быел Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча 5159 фатирга исәпләнгән 161 йорт сафка бастырылачак. Аларның гомуми мәйданы 280,5 мең квадрат метрны тәшкил итәчәк.
Әлеге йортларда 636 фатир — ятимнәргә, ә 8 фатир Бөек Ватан сугышы ветераннарына тапшырылачак.
Илкүләм проектны гамәлгә ашыру ярдәмдендә 2020 елда Татарстанда 3767 фатирга исәпләнгән, гомуми мәйданы 216,5 мең квадрат метрны тәшкил иткән 153 йорт төзелгән иде. Шул йортлардан 600 фатир — ятимнәргә, 4 фатир — Бөек Ватан сугышы ветераннарына, 91 фатир — грант алган табибларга, 94 фатир авария хәлендәге торактан күченүчеләргә бирелде.
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты уртача керемле гаиләләрне торак белән тәэмин итү һәм уңайлы шәһәр мохите булдыру максатын тота.

"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: