Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Төркиянең Генераль консулы Мамадышта чанада шуарга җыена

Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан Мамадышта «ЅиппуФЕСТ» бөтенроссия фестивалендә катнаша һәм таудан чанада шуып төшәчәк.«Төркия Генераль консулы булачак. Ул таудан чанада шуып төшәчәк....

Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан Мамадышта «ЅиппуФЕСТ» бөтенроссия фестивалендә катнаша һәм таудан чанада шуып төшәчәк.
«Төркия Генераль консулы булачак. Ул таудан чанада шуып төшәчәк. Ул инде икенче тапкыр катнаша. Узган ел ул мактаулы кунаклар арасында иде һәм аңа бик ошады. Шулай итеп, без әле халыкара мөнәсәбәтләрне дә үстерәбез», - дип сөйләде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә «Татарстан Республикасының вакыйгалар туризмы советы» оешмасы генераль директоры Эльмира Әхмәтова.
Спикер быел фестивальдә катнашучылар арасында Татарстан территориясендә эшли торган Төркия заводлары командалары булачак, дип өстәде.
"Татар-информ"
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: