Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Төркия Генконсулы үз постаныннан китүе турында игълан итте

Төркия Генконсулы үз постаныннан китүе турында игълан итте

11 июль көнне “ТАТМЕДИА” АҖ бинасында Татарстан һәм Төркия сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләре турында матбугат конференциясе узды. Әлеге конференциядә Төркия белән Россия арасында бара торган мәдәният һәм...

11 июля 2019

11 июль көнне “ТАТМЕДИА” АҖ бинасында Татарстан һәм Төркия сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләре турында матбугат конференциясе узды. Әлеге конференциядә Төркия белән Россия арасында бара торган мәдәният һәм туризм елына багышланган чаралар турында, шулай ук Төркия белән Татарстан арасында сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләргә һәм туризм өлкәсендәге хезмәттәшлеккә кагылышлы мәсьәләләр буенча ТР Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садык Доган сөйләде.
«Бу матбугат конференциясендә мин сезнең белән саубуллашам. Казандагы вәкаләтләремнең вакыты тәмамланды.Нәтиҗә итеп шуны әйтәсем килә: Төркия өчен Татарстан белән элемтәләр бик мөһим, без әлеге мөнәсәбәтләрне югары бәялибез. Мин бу вазыйфада эшләвем белән бик горурланам. Консул итеп билгеләнгән  көннән бирле Татарстан һәм башка субьектлар белән  багланышларны үстерергә тырыштык. Консулның төп бурычы – илләр арасында сәүдә-икътисадый, мәдәни мөнәсәбәтләрне үстерү һәм консул хезмәтләрен тиешле рәвештә күрсәтүгә юнәлгән. Бу яктан караганда, эшләр бик тә нәтиҗәле барды.  Әгәр 2017 елда Россиядән Төркиягә 4,7 миллион турист килгән булса, 2018 елга бу сан 6 миллионга якын булды. Сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр турында сөйләсәк, буюнәлештә дә алга китеш күзәтелә, инвестицияләренең күләме арта барыр, дип өметләнеп калабыз»,  – дип нәтиҗә ясады Генераль консул.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: 2019 ел Россия һәм Төркия арасында мәдәният һәм туризм елы дип игълан ителде. Әлеге елга кагылышлы шактый чаралар уздырыла. “ТАТМЕДИА” АҖ бинасының галерея бүлегендә  оештырылган "Төркия: күңел кыллары"  фотокүргәзмәсе дә әлеге чаралар  исемлегендә. Ул 11 июльдән 11 августка кадәр барачак. Экспозициядә гади халыкның тыныч тормышы, уникаль архитектура һәйкәлләре һәм искиткеч матур табигать күренешләре тәкъдим ителә. Күргәзмәнең  авторы – фотокорреспондент Гөлнара Сәгиева.
Автор: Талипова Диләрә
703a6696
Фото: Султан Исхаков

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: