Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Төркия Гыйрак көрдләренә каршы хәрби операция башлады

Төркиянең Саклану министрлыгы Гыйрак төньягында хәрби операция башлавы турында игълан итте. Хәрби хәрәкәт Төркиядә террорчылык эшләре алып бара торган оешма саналган Көрдстан эшче партиясе (РПК) катна...

Төркиянең Саклану министрлыгы Гыйрак төньягында хәрби операция башлавы турында игълан итте. Хәрби хәрәкәт Төркиядә террорчылык эшләре алып бара торган оешма саналган Көрдстан эшче партиясе (РПК) катнашучыларына каршы бара.
«Безнең халыкка, Гыйракның төньягы ягындагы куркынычсызлык тәэмин итү көчләренә каршы террорчылык һөҗүмнәрен булдырмау һәм безнең иминлекне тәэмин итү өчен Кораллы көчләр террорчыларга каршы «Коготь» операциясен башлады», — дип хәбәр итә Төркиянең Саклану министры Хулуси Акар сүзләрен Anadoly агентлыгы.
Төркия Саклану министрлыгы башлыгы илнең Хәрби һава көчләре Көрдстан эшче партиясе объектлары: штаблар, бункерлар һәм яшеренү урыннарына һөҗүм итүе турында әйткән.
Агентлык операциядә, авиация һәм ракета гаскәрләреннән тыш, махсус гаскәрләрнең катнашуын да хәбәр итә.
Хулуси Акар ассызыклаганча, барлык хәрәкәтләр дә план буенча бара, беренче этапның максатлары үтәлгән.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/torkiya-gyirak-kordlarena-karsy-xarbi-operaciya-baslady-5853293

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: