Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Төрле милләт яшәгән авылларга сәяхәтебезне дәвам итәбез

Арча районының Шурабаш авылында булдык. Биредә гомер-гомергә татарлар белән марилар тату, дус яшәгән.

Мариларның аксакалы, дини йолаларны башкаручы – Туктагол ага Туйкиевнең өенә бардык. Марилар аны “онаен” дип йөри икән. Туктагол ага үзе генә яши, ни аяныч, күптән түгел җәмәгате Рида түти вафат булган. Җиде балаларының барысы да читтә яши – алтысы Казанда, берсе Башкортстанда төпләнгән.
-Татарча әйтсәк, мулла мин,- диде Туктагол ага. – Һәм мине шулай дип әйтәләр дә. Татарлар арасында яшәгәч барысы да буталып бетте инде. (Көлә). Безнең исем-фамилияләр дә татарчалашып беткән. Фамилям – Тойкиев, ләкин паспорт бирүче ханым аны “у” хәрефе белән язган, исемне дә шулай үзгәрткәннәр. Юк, мин аңа ачуланмыйм, ничек тә ярый. Безнең монда барысы да уртак инде.
Туктагол ага шкафыннан милли киемнәрен чыгарды. Ул аны аерым очракларда – шатлыкта, кайгыда кия икән. Шатлык дигәне – Изгеләр рухына корбан чалу йоласы бар. Ул елга өч тапкыр туры килә – язын, җәен, көзен. Кеше, үзенең чамасы, теләгенә карап, күнегелгән аерым бер урынга барып мал, кош-корт чала.
-Без Кирәмәт аланына барабыз,- диде әңгәмәдәшем. – Корбан чалып, табын корабыз. Чалынган малны шунда утта пешереп ашыйбыз. Анда бөтен туганнар, авылдашлар җыела. Теләк телибез, догалар укыйбыз. Бик матур мәҗлес була ул.
-Татарлар – Коръән, руслар – Библиягә таяна. Сездә дә Изге китап бармы?

Язманың тулы вариантын журналыбызның март саныннан укый аласыз.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера