«Тоталь диктант-2017»гә теркәлү ачылды
Белем бирү акциясе 8 апрельдә 68 илнең 800дән артык шәһәрендә узачак.totaldict.ru интернет-порталында «Тоталь диктант-2017»дә катнашуга теркәлү башланды. Рус теле белән шөгыльләнү җиңел түгел, әмма ма...
«Быел грамоталыкны тикшерү акциясе артык дулкынлану тудырмасын өчен, оештыручылар җылы мохит булдырырга тырышты, - дип билгели Татарстан Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисенең урынбасары, Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская. – Мәскәү мәйданнарының берсендә, мисал өчен, Максим Галкин укыячак”.
Татарстанда диктант язып үз белемеңне тикшерү 50дән артык мәйданда мөмкин булачак. Чагыштыру өчен узган елда 27 мәйдан оештырылган булган. Ул вакытта акциядo 2,5 мең татарстанлы катнашкан.
Традицион урыннардан тыш диктантны быел Татарстанның Сынлы сәнгать, Милли музейларында, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге китапханәсендә, Халыклар дуслыгы йортында һәм башка мәйданнарда язып булачак.
«Татар-информ»
Добавить комментарий