Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

ТР Икътисад министрлыгы Татарстанда яшелчә һәм җиләк-җимешкә бәяләр артуын аңлатты

"Татар-информ" МА хәбәр итүе буенча, Татарстанда җиләк-җимеш продукциясенә бәяләр арту климат шартлары, дөнья базарында ихтыяҗ зур булу һәм яшелчә һәм җиләк-җимешнең үзкыйммәте арту белән аңлатыла. Бу...

"Татар-информ" МА хәбәр итүе буенча, Татарстанда җиләк-җимеш продукциясенә бәяләр арту климат шартлары, дөнья базарында ихтыяҗ зур булу һәм яшелчә һәм җиләк-җимешнең үзкыйммәте арту белән аңлатыла. Бу хакта бүген ТР икътисад министры урынбасары — социаль-икътисади мониторинг департаменты башлыгы Роман Әмирханов Казанда узган брифингта хәбәр итте.
«Әйе, чыннан да, җиләк-җимеш продукциясенә бәяләр арту күзәтелә. Монда берничә сәбәп бар: коры, эссе җәй һәм иртә килеп җиткән салкын көз, үзкыйммәтенең һәм транспортировкага бәяләрнең артуы. Хәлне яхшырту өчен чаралар күрелә. Республикада ял көне авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла, социаль әһәмиятле позицияләрне субсидияләү оештырылган. Моннан тыш, федераль дәрәҗәдә дә чаралар күрелә. ТР буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсенең җиләк — җимеш продукциясенә бәяләрне тикшерү барышында сүз куешуын тапмады», - дип билгеләп үтте министр урынбасары, журналистларның сорауларына җавап биреп.
Татарстанда бәяләрyt мониторинглау өчен эшче төркем төзелде. Социаль әһәмияткә ия булган барлык товарлар һәм хезмәтләр җаваплы министрлыкларга һәм ведомстволарга беркетелгән.
«Без даими рәвештә статистика органнарыннан товарлар төркемнәре буенча куллану бәяләре индексы күрсәткечен алабыз. Әгәр берәр төркем буенча бәяләр үсеше темпы субъект буенча уртача бәяләрдән югарырак булса, җаваплы министрлыклар һәм ведомстволар прокуратура һәм федераль антимонополия хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән берлектә бәя хасил итүнең бөтен чылбырын эшкәртәләр», — дип аңлатты Әмирханов.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: