Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

ТР мөселманнары Диния нәзарәте хатын-кызлар өчен «Затлы мәҗлес» дип аталган яңа проект башлап җибәрде

Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан хатын-кызлар өчен оештырылган «Затлы мәҗлес» дип аталган яңа проект старт алды. Кичә Галиев мәчетенең конференцияләр залында клубка йөрүчеләрне...

Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан хатын-кызлар өчен оештырылган «Затлы мәҗлес» дип аталган яңа проект старт алды. Кичә Галиев мәчетенең конференцияләр залында клубка йөрүчеләрнең беренче очрашуы узды.
Хатын-кызлар мәҗлесләре дин турында дусларча сөйләшүләр форматында уздырыла. Беренче очрашуда катнашучылар Коръәнне өйрәнүнең мөһимлеге турында фикер алыштылар. Мөселман өчен төп китап турында тулырак Казан «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе укытучысы Ландыш Ибраһимова сөйләде. Ул дин юлында булучыларга Изге Китапны укуга мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итүче серләр һәм кагыйдәләр белән уртаклашты.
Мондый очрашулар айга ике тапкыр чәршәмбе көнне кичке җиденче яртыда (18.30) үткәреләчәк дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Үткәрү урыны, проект турында тулырак «Затлы мәҗлес» әңгәмәсеннән белергә мөмкин.
 
KZN.RU

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: