Трамп хезмәт хакыннан баш тарткан
АКШ президентының еллык хезмәт хакы 400 мең долларны тәшкил итә, үзе миллиардер булган Трамп "миңа 1 доллар да җитә", дип белдергән.АКШта Президент булып сайланган Дональд Трамп илдә иң югары дәүләт в...
14 ноября 2016
АКШта Президент булып сайланган Дональд Трамп илдә иң югары дәүләт вазифасын башкарган зат ала торган хезмәт хакыннан баш тарткан. Бу хакта ул СBS телекомпаниясенә интервьюда әйткән, дип яза “ТАСС”.
“Минем моңа кадәр бу хакта бер сүз дә әйткәнем юк иде, ләкин җавабым – юк, – дигән Трамп. – Закон буенча миңа 1 доллар булса да алырга туры киләчәк, шуңа күрә минем еллык хезмәт хакым 1 доллар булачак”.
Республика партиясеннән сайланган Трамп Америкада Президентның хезмәт хакы күләме турында белмәвен әйткән. Журналист аңа, Ак йорт хуҗасы елына 400 мең доллар хезмәт хакы алуын әйткәч, “Мин бу хезмәт хакын кабул итмәячәк, мин кабул итмәячәкмен”, - дип кабатлаган Трамп.
Добавить комментарий