Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Трансплантация хезмәтенә илкүләм проектлар ярдәмендә өстәмә 6 млн сум бүленде

Татарстан Республикасы 2019 елда органнар трансплантациясе медицина хезмәтенә өстәмә рәвештә 5 миллион 860 мең сум бүлеп бирде. Бу – “Сәламәтлек саклау” һәм “Демография” илкүләм проектларын гамәлгә аш...

Татарстан Республикасы 2019 елда органнар трансплантациясе медицина хезмәтенә өстәмә рәвештә 5 миллион 860 мең сум бүлеп бирде. Бу – “Сәламәтлек саклау” һәм “Демография” илкүләм проектларын гамәлгә ашыру кысаларында мөмкин булды.

2019 елда Республика клиник хастаханәсендә бавыр күчереп утыртуның – 8, бөер күчереп утыртуның 31 уңышлы очрагы булган.
Бүгенге көндә республикада 34 кеше бавыр күчереп утыртуга чират көтә. Мондый бер операция 1 миллион 426 мең сумга төшә.
Органнар трансплантациясен үз вакытында һәм уңышлы башкарган очракта кешенең гомерен 15-20 елга озынайтып була.

"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: