«Туган тел фест 2022»
23 апрелдә 9:00-16:00 «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасында (Казан шәһәре, Ә. Терегулов урамы, 18 йорт) мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр һәм укытучыларның бе...
20 апреля 2022
Балалар бакчаларында татар мөхитен ничек булдырырга? Татар теле дәресләренең нәтиҗәлелеген ничек арттырырга? Балалар татарча иркен аралашсын өчен дәресне ничек алып барырга? Фестивальдә бу һәм тагын күп төрле башка сорауларга җаваплар табу өстендә эш алып барылачак, әйдәп баручы белгечләрдән мастер класслар, кызыклы әңгәмәләр үтәчәк.
«Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасы татар теле укытучыларын, тәрбиячеләрен беренче республикакүләм педагогик семинарда катнашырга чакыра.
«Туган тел фест 2022» фестивален Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасы оештыра.
Фестивальнең максатлары:
- Татарстан Республикасында балалар бакчаларында татар телен өйрәтүче тәрбиячеләрен таныштыру, берләштерү;
- практик юнәлешле педагогик чара үткәреп тәрбиячеләрне заманча, алдынгы педагогик кейслар белән таныштыру;
- татар телендә укытуның сыйфатын үстерү барышында барлыкка килгән проблемалар һәм туган тәкъдимнәр буенча фикер алышу мөмкинлеген булдыру.
Фестивальне шимбә көнне уздыру махсус сайлап алынды, чөнки көн дәвамында укытучылар, тәрбиячеләр туган телне укытуның төрле методикаларын өйрәнәчәк, татар телендә алып барырга мөмкин булган проектлар белән танышачак (мәсьәлән, “Акыллы Уеннар” өстәл уеннары клубы, әниләр белән балалар өчен иртә үсеш клубы "Әнилэр hәм бәбилэр").
Һәр педагогның үзен кызыксындырган мастер-классларга килү мөмкинчелеге булачак. Моннан тыш, һәр мастер-класстан соң спикер белән аралашу, кызыксынучы мәсьәләләр турында фикер алышу һәм элемтәләр алмашу өчен вакыт биреләчәк. Шулай итеп, фестиваль татар теле укытучылары, тәрбиячеләренә тәҗрибә туплау, фикер алышу, һәм яңадан-яңа идеяләр тудыру мәйданчыгына әверәләчәк.
Фестиваль географиясе шактый киң: безгә Мәскәү шәһәреннән, шулай ук Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан укытучылар, белгечләр килә. Күргәзмә эшләячәк. Татар телендә язылган китаплар аларның авторлары чарада катнашачаклар.
Бүгенге көндә семинарлар белем алуның популяр формаларының берсе булып тора, педагоглар тарафыннан белем бирү дәрәҗәсен күтәрүнең нәтиҗәле ысулы буларак актив кулланыла. Без сезне яңа белем тупларга, тәҗрибә белән уртаклашырга, хезмәттәшләрнең эшеннән илһам алырга һәм татар халкының бай мирасын тирәнтен өйрәнергә чакырабыз!
Добавить комментарий