Туган тел – иң татлы тел...
Туган тел — иң татлы тел, Туган тел — иң тәмле тел. Тәмле дип, телең йотма — Туган телне онытма!
Классик шагыйребез Шәүкәт ага Галиев әнә шулай дип язган. Бүген, 21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм, дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү максатыннан оеша.
Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Замана балалары ким дигәндә 2-3 телне белә. Галимнәр әйтүенчә, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Шуның өчен ничә телдә сөйләшсәк тә, иң беренче үз телебезне белик, олылыйк! Ата-ана кебек үк туган тел бер генә. Шуны һәрвакыт истә тотсак иде.
Туган тел көне уңаеннан, бүген күп кенә чаралар узачак. Шул исәптән мәктәпләр дә читтә калмаячак.
Добавить комментарий