Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Туган тел көнендә Тукай премиясе алган беренче лауреатларның хезмәтләрен барладылар

Татарстанда Туган тел көне уңаеннан рәсми рәвештә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында уздырыла торган кичә быел Тукай исемендәге премиянең 60 еллыгына багышланган иде.Рәсми кичәдә Татарста...

Татарстанда Туган тел көне уңаеннан рәсми рәвештә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында уздырыла торган кичә быел Тукай исемендәге премиянең 60 еллыгына багышланган иде.
Туган тел көнендә Тукай премиясе алган беренче лауреатларның хезмәтләрен барладылар
Рәсми кичәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм Тукай премиясенең яңа лауреатларын котлады.
“Шунысы игътибарга лаек: сөекле улын югалтуга ук татар җәмәгатьчелеге Тукай истәлеген мәңгеләштерү эшенә керешә. Шагыйрьне соңгы юлга озатуга көндәлек матбугатта аның бер васыяте турында хәбәрләр күренә башлый. Баксаң, шагыйрьнең “Мәгариф” нәшриятында саткан китапларыннан 500 сумнан артыграк акчасы калган икән. Тукай шул акчаны бер баланы мәктәптә тәрбия кылырга васыять итеп калдырган. Нәтиҗәдә иптәшләре, бу суммага үзләреннән дә өстәп, Тукаев исемендәге премия булдыралар. Мөгаен, бүген олуг шагыйребез исемен йөрткән Дәүләт премиясен дә Тукай васыятенең колачлырак рәвештә тормышка ашуы дип санарга мөмкиндер”, - дип фаразлый кичәне оештыручылар. Алып баручылар Премиянең төгәл 60 ел элек, 1958 елда гамәлгә кертелүен ассызыкладылар.
Тукай премиясенең беренче лауреатлары рәссамнар Лотфулла Фәттахов, Харис Якупов, Кәрим Тинчуринның “Җилкәнсезләр” пьесасын сәхнәләштергән Камал театры коллективы – Ширияздан Сарымсаков, Әнәс Тумашев, Хәлил Әбҗәлилов, Фатыйх Колбарисов, Асия Хәйруллина, “Тукай” романы авторы, язучы Әхмәт Фәйзи искә алынды. “Җәлил” операсы өчен Тукай премиясенә лаек булган Нәҗип Җиһанов, “Алтынчәч” өчен Тукай премиясе тапшырылган Нияз Даутов, “Шүрәле” балеты өчен үлгәннән соң Тукай премиясе бирелгән Фәрит Яруллин турында хатирәләр яңартылды.
Тамашачы 60 ел элек халкыбыз байлыгы дип танылган әсәрләрне бүгенге яңгырашта кабул итте.
Сценарий авторы – шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, режиссер – Радик Бариев.
 
"Татар-информ"

Фото: Рамиль Гали


Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: