Рөстәм Миңнеханов Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Бөек шагыйрьнең туган көненә багышланган тантана Тукай мәйданында узды.Чарада шулай ук Татарстанның б...

Чарада шулай ук Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Дәүләт Советы депутаты Рәзил Вәлиев катнаштылар.

"Татар-информ"
Фото: tatarstan.ru
Добавить комментарий