Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Туристлар зиратларга экскурсия ясый?

Туристлар зиратларга экскурсия ясый?

Май аенда Казанда “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” узачак. Казан, гомумән, Татарстан ислам кануннары буенча яшәүче туристларга ни дәрәҗәдә ачык? Шушы теманы җентекләп өйрәнергә булдык.

08 апреля 2025

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтендә дә мөселман туристлар белән эшлиләр. Дөрес, алар күбрәк чакырылган, рәсми затлар өчен программа төзи. Ул ике көнлек тә, биш көнлек тә булырга мөмкин. -Мөселманнар Казанга кызык эзләп килми, - диде Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова. –Аларга шау-шулы кичәләр, әллә нинди затлы спа-салоннар кирәк түгел. Монда пляжда кызынып яту ниятләре дә юк. Аларны безнең тарихыбыз, мәчет-мәдрәсәләребез кызыксындыра, шундый җирләргә алып барабыз. Шөкер, алар бездә җитәрлек. Күбесе алдан ук үз планын төзеп куйган була, фәлән җирне күрәсе килә, дип әйтәләр. Мәчет, мәдрәсәләрдән тыш, ислам кушканча яшәүче туристлар зиратларга да экскурсия ясый. Бу бигрәк тә яз, җәй айларында популяр икән...

Язманың тулы варианты журналыбызның апрель санында.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера