Цифрлы эфир телетапшыруына күчү Казанда 14 октябрьгә күчерелгән
Татарстанда һәм аның башкаласында цифрлы эфир телетапшыруына күчү РФ Хөкүмәте Карары буенча 14-нче октябрьгә күчерелгән. Татарстанда цифрлы телевидениегә күчү графигы халык мәнфәгатьләрен исәпкә алып...
Подрядчы оешмалар гомуми йорт антенналарының цифрлы эфир телесигналын кабул итүгә әзерлеген тикшерү буенча план эшләрен дәвам итә, ул аналог телетпшыруын сүндерүне күздә тота. Телевидениене коллектив кабул итү системалары белән җиһазландырылган күп фатирлы йортларда яшәүчеләр эфир сигналын кабул итү сыйфатын бәяләү өчен «Ачык Казан»га гариза бирә алалар.
ТР башкаласында цифрлы эфир телетапшыруына күчү буенча халык белән актив мәгълүмати эш алып бару дәвам итә. «Башкарылган эшләргә аңлап карауларын һәм цифрлы тапшыруларга күчү буенча чаралар уздыруны сорыйм, – дип билгеләп үтте Р.Ханнанов. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр гомуми йорт антеннасын йортта яшәүчеләрнең гомуми җыелышы карары нигезендә торгыза алалар. Карарны, идарәче компания ярдәме белән телевидениене күмәк кабул итү системасына хезмәт күрсәтү өлкәсендә подрядчы оешма белән килешү төзеп, беркетмә белән беркетергә кирәк, дип аңлатты спикер.
Моннан тыш, ТР Министрлар Кабинеты карары белән күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча региональ программага үзгәрешләр кертелде, дип өстәде ул. Әйтик, капиталь ремонт программасына күп фатирлы йортларда цифрлы һәм аналоглы эфир телевизион тапшыруларны кабул итү һәм бүлү өчен телевидение коллектив кабул итү системаларын урнаштыру һәм ремонтлау кертелгән.
Федераль кайнар линия үз эшен түбәндәге номер буенчадәвам итә: 8-800-220-20-02. Бу номер буенча цифрлы сигналны кабул итү өчен җиһазлар сатып алу һәм урнаштыру мәсьәләләре буенча консультация алырга, җиһазларны урнаштыру һәм тоташтыруда волонтерлардан ярдәм сорарга мөмкин. Халыкка ярдәм күрсәтү өчен 218 волонтер эшли, аларның һәркайсында махсус таныклык бар.
Аз керемле гражданнарга «цифрга» күчүгә бәйле рәвештә цифрлы приставкалар һәм антенналар сатып алуга компенсация бирелә, дип искәртте Р.Ханнанов. Исемлеккә җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбән булган күп балалы гаиләләр һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр, 70 яшьтән өлкән ялгыз яшәүче пенсионерлар һәм җан башына уртача кереме 20 мең сумнан ким булган ялгыз яшәүче инвалидлар кертелгән. Кирәкле документлар исемлеген төгәлрәк ачыклау һәм компенсация буенча мөрәҗәгать итү өчен социаль яклау бүлекләренә һәм Бердәм федераль мәгълүмат үзәгенә түбәндәге номер буенча шалтыратырга мөмкин: 8-800-220-20-02.
KZN.RU
Добавить комментарий