“Уйнагыз, гармуннар” фестивален Worldskills чемпионаты кунаклары да күрә алачак
Быел “Уйнагыз, гармуннар” һәм “Түгәрәк уен” фестивальләрен Worldskills чемпионатына килгән чит ил кунаклары да күрә алачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбас...
“Worldskills дөнья чемпионатының дирекциясе белән киңәшләштек, “Уйнагыз, гармуннар”, “Түгәрәк уен” фестивальләре туристик маршрутка кертелгән һәм чит ил кунаклары өчен дә күрсәтеләчәк. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Кремль, Бауман урамнары махсус алар өчен сайланды. Фестивальнең дөнья чемпионаты белән беррәттән икәнен аңлыйбыз”, - диде ул.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Халисә Исмәгыйлева әлеге фестивальләрне татар халык иҗатының үзәге дип саный. “Татарстанның йөз еллыгын гармунда күрсәтү йөкләнгәннән соң, мин нәрсәдән башларга кирәк икәнлеге турында уйландым. Харрас Әюпның шигырьләр җыентыгына тап булдым. “Урамнарда гармун бәйрәмнәре өзгәләнә” шигыре бөтен татар тарихын чагылдырган”, - дип искәртеп узды ул.
"Татар-информ"
Добавить комментарий