
Уракка төштеләр!
Буа, Спас һәм Алексеевск районнары хуҗалыклары көзге бодайны суктыра башлады. Әлеге видео, фотоларны безгә Буа районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ранис Габитов җибәрде.
17 июля 2025
-Көзге урып-җыю сезонын ачтык,- диде ул. – Комбайннар 12 июль көнне эшкә кереште. Уңыш бик яхшы: гектарыннан 50 центнерга кадәр чыга. Быелгы ел агрария өчен бик уңышлы: вакытында яңгырлар яуды, дым җитте. Инде хәзер бер генә теләк – исән-имин уңышны җыеп алырга насыйп итсен...
Татарстанда быел бөртеклеләр мәйданы 1 миллион 276 мең гектар тәшкил итә, моннан тыш, көзге рапс өлгерү стадиясендә, аның мәйданы исә 16 мең гектар исәпләнә. Узган атнада авыл хуҗалыгы оешмаларының ашлык җыю чорында урып-җыю техникасын тикшерү комиссия узды. Тулаем алганда, комбайннар, башка техника, ындыр табаклары – барысы да эшкә әзер. Ранис Габитов әйтмешли, урып-җыю өчен һава шартлары гына уңай булсын дип телик.
Добавить комментарий