Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Урал Закиров һәм Шамил Тарпищев “Казанның Мактаулы гражданы” исеменә лаек булдылар

Атказанган сынаучы һәм галәм техникасын уйлап табучы Урал Закиров һәм Россиянең Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев “Казанның Мактаулы гражданы” исеменә лаек булдылар. Әлеге карарны депутатла...

Атказанган сынаучы һәм галәм техникасын уйлап табучы Урал Закиров һәм Россиянең Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев “Казанның Мактаулы гражданы” исеменә лаек булдылар. Әлеге карарны депутатлар Казан шәһәр Думасының XXVII сессиясендә кабул иттеләр.
Әлеге мактаулы исемгә кандидатураларны депутатлар карамагына Казан Мэры Илсур Метшин кертте. “Алар озак еллар дәвамында Россия, Татарстан һәм Казан иминлеге өчен хезмәт куялар, эшләре белән аларны таныталар һәм шәһәрлеләр, республикалылар арасында хөрмәтле кешеләр булып торалар”, - диде Мэр.
Урал Нур улы Закиров - атказанган сынаучы һәм галәм техникасын уйлап табучы, физика-математика фәннәре докторы, Казан федераль университетының астрономия һәм галәм геодезиясе кафедрасының әйдәп бурычы фәнни хезмәткәре, К.Э.Циолковский ис. Космонавтика академиясенең шәрәфле әгъзасы.
“Казанның Мактаулы гражданы” исеменә ул актив иҗтимагый эшчәнлеге һәм фундаменталь фән һәм Ватан космонавтикасы үсешенә керткән өлеше өчен лаек булды.
Илсур Метшин, Урал Закиров тормыш юлының төп этапларын санап үткәндә, аның Сергей Королевның легендар конструктор бюросында әйдәп баручы инженер булып эшләвен билгеләп үтте. “Урал Нур улы – Ватан комонавтикасында беренче юл салучы, беренче пилотлы спутникны проектлаштыручыларның берсе, “Восток” галәм кораблен төзүдә һәм очыртуда катнаша. Атаклы галимнәр җитәкчелеге астында эшли. Урал Нур улы беренче космонавтлар төркеменә лекцияләр укый”, - диде И.Метшин. 70-нче еллар азагында Урал Закиров Казанга күчеп килә һәм Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни-тикшеренү үзәгендә 2010 елга кадәр эшли.
“Озак еллар дәвамында Урал Нур улы Казан федераль университетында фәнни-тикшеренү һәм укыту эшчәнлеге алып бара һәм Россиянең башка галәми шәһәрләре арасында Казан статусын ныгытуга, аэрогаләми өлкәгә яшьләрне җәлеп итүгә булышлык итә”, - дип ассызыклады И.Метшин. Урал Закиров Россия Космонавтика федерациясенең “Атказанган галәм техникасын уйлап табучы”, “Атказанган галәм техникасын сынаучы” мактаулы исемнәренә ия, С.Королев ис., М.В.Келдыш ис. медальләр, Ю.Гагарин ис. алтын медаль белән бүләкләнгән.
Шамил Әнвәр улы Тарпищев – Россия Теннис федерациясе президенты, теннисчы. Физик культура һәм спорт үсешенә һәм социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга керткән өлешләре өчен мактаулы исем белән билгеләнде.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Ш.Тарпищев күп тапкырлар Россия һәм халыкара ярышларда җиңү яулады, өч тапкыр иң яхшы СССР теннисчылары унлыгына керде. “Күп еллык тренерлык эшчәнлеге вакытында Шамил Әнвәр улы берничә буын сәләтле теннисчылар, халыкара ярышларда күп тапкырлар җиңүчеләрне үстерде, алар арасында – Евгений Кафельников, Анастасия Мыскина, Мария Шарапова, Елена Дементьева, Марат Сафин. Ул РФ беренче Президенты Борис Ельцинның шәхси тренеры иде”, - диде Мэр. Шамил Тарпищев илебез җыелма командасын иң көчлеләрнең берсе итте. Мэр сүзләре буенча, Шамил Тарпищев яшь сәләтле спортчыларга булышлык итү һәм спортны үстерү өчен күп көч куя. Татарстан башкалсында Тарпищев исемен теннис академиясе йөртә.
Урал Закиров һәм Шамил Тарпищев исемнәре “Казанның Мактаулы гражданы” китабына кертеләчәк. Грамоталар, таныклыклар, “Казанның Мактаулы гражданы” тасма билгесе һәм билгенең кечерәйтеләгән копиясе аларга Шәһәр көнендә тантаналы рәвештә тапшырылачак.
 
KZN.RU

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: