Урамда - буран, юлларда бозлавык дип кисәтә метеорологлар
Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-19 метрга кадәр көчәергә мөмкин.Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе киләсе тәүлектә һава торышы шартлары начарлануы...
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе киләсе тәүлектә һава торышы шартлары начарлануы турында хәбәр итә.
28 ноябрьдә көндез һәм 29 ноябрьдә иртән Татарстанның кайбер районнарда буран чыгарга, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-19 метрга кадәр көчәергә мөмкин, дип кисәтә синоптиклар. Юлларда бозлавык саклана.
Чыганак: "Татар-информ"
Добавить комментарий