Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Ураза бәйрәме котлы булсын!

Ураза бәйрәме котлы булсын!

Санаулы көн тиз уза: Рамазан ае да узып китте. Бүген барлык мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп уза.

30 марта 2025

Изге Рамазан аенда барлык мөселманнар да яхшырак булырга, күп итеп савап эшләргә омтыла. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, биргән сәдакаларыбызны кабул кылсын. Һәрбарчабызга имин тормыш насыйп итсен, җаныбызга нур, күңелләргә яктылык, йортыбызга бәрәкәт бирсен! Барчабызга да сәламәтлек, олы бәхет насыйп итсен! Киләсе Рамазан айларында да күп итеп саваплар эшләргә насыйп булсын.


Бүген Казанның күп кенә мәчетләрендә балалар өчен бәйрәмнәр оештырыла. Ә иң зур чара – “Рамазан Фест” фестивале Г. Камал театрының иске бинасы мәйданында узачак. Бәйрәм 13.00 сәгатьтә башлана.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера