Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
“Ураза тоткан кешенең  догасы кабул булыр...”

“Ураза тоткан кешенең догасы кабул булыр...”

Хәерле көн, дуслар. Рамазан аеның беренче җомгасы мөбарәк булсын. Кичә, ягъни 19 февральдә барлык мөселманнар өчен иң изге ай башланды. “Ураза тоткан кешенең йокысы - гыйбадәт, эндәшмәве - тәсбих, гамәле - даими, догасы кабул ителгән, ә гөнаһысы гафу ителгән булыр”,- диелә хәдистә. Шуның өчен изгелекләр кылып, савап эшләргә ашыгыйк.

20 февраль 2026

Сәхәрдән соң укыла торган дога тәкъдим итәбез, саклап куегыз.

 “Нәвәйтү ән әсумә саумә шәһри Рамадаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисән лилләһи тәгалә”. 
Мәгънәсе: “Аллаһы Тәгалә өчен чын күңелдән ният кылдым ошбу көннең фарыз уразасын тотарга, таң атканнан алып кояш баеганчыга тикле”.

Ифтарда, авыз ачканда укыла торган дога:

 “Аллаһүммә ләкә сумтү, үә бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәлә ризкыйкә әфтартү, фәгъфир лии йәә Гаффәәрү мәә каддәмтү үә мәә әххартү. Бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин. Әмин”. 

Мәгънәсе: “Әй, Аллаһым! Ошбу уразамны синең өчен генә тоттым һәм Сиңа гына иман китердем, вә Сиңа тәвәккәл кылдым; вә Синең ризыгың белән авыз ачамын. Әй, гөнаһларны ярлыкаучы Раббым! Минем моңа кадәр кылган гөнаһларымны да, соңгыларын да ярлыкасаң иде. Әмин”.
 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера