Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Ураза тотканда туклану культурасы булырга тиеш - дин эшлеклеләре һәм табиблар

Рамазан аенда да, аннан соң да яшәү рәвешеңне дөрес итеп көйләргә кирәк – бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән “Рамазан һәм сәламәтлек” дип аталган матбугат конференциясендә дин эшлеклелә...

Рамазан аенда да, аннан соң да яшәү рәвешеңне дөрес итеп көйләргә кирәк – бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән “Рамазан һәм сәламәтлек” дип аталган матбугат конференциясендә дин эшлеклеләре белән табиблар шушы уртак фикерне куәтләделәр.
Матбугат конференциясендә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Альберт Галявич, «Казан» Университет клиникасының эндоскопист табибы Айрат Зыятдиновлар катнашты.
“Мөселманнар өчен бик җаваплы Рамазан ае башланды. Ураза кешене интектерә дип санаучылар бар, бу дөрес фикер түгел, ураза мөселман традицияләре буенча дөрес итеп тотылса, сәламәтлеккә зыян салмый”, - ди Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин. Ул авыз ачканнан соң кинәт кенә күп ашарга ярамаганлыгына басым ясады. “Уразадан соң йөзем, финик белән авыз ачарга , су эчәргә кирәк. Намаз укыган арада, аз гына кергән ризык ашказанын күбрәк ашау өчен әзерли тора”, - дип ураза тотканнан соң ризык кабул итү нечкәлекләрен аңлатты ул. “Күбрәк ашау – өстәл яныннан торып китә алмаслык итеп туйганчы ашау дигән сүз түгел. Диндә барысы да аңлатылган: ашказанының өчтән бере – каты ризыкка, өчтән бере – сыек ризыкка, өчтән бере сулау өчен калдырылган урын. Ашказаны ярымбуш булырга тиеш”, - диде хәзрәт. Ул үз тәҗрибәсеннән чыгып: "Сәхәр вакытында иртән ашап туктар алдыннан су эчегез, чөнки сәхәрдә ашаган ризыкны эшкәртергә су кирәк", - дип, суны күбрәк эчү хәерле икәнлеген әйтте.
Табиблар да. дөрес туклануның әһәмиятенә басым ясап, хәзрәт фикерен куәтләделәр. Баш кардиолог Альберт Сәрвәр улы йөрәк авыруларына, аерым алганда, миокард инфаркты кичергән, йөрәгенә шунтирование үткән, шулай ук гипертония белән интегүче кешеләргә ураза тоту катгый тыелуын билгеләп үтте. Даими дару эчүче кешеләрне дә үз сәламәтлекләренә зыян китермәскә чакырды. Ә инде сәламәт кешегә килгәндә, “Ризыкка ташланмагыз!” - дип киңәш бирде кардиолог. “Кинәт кенә артык күп ашау яки артык күп су эчү йөрәккә зур йөк”, - дип өстәде ул.
Үзе дә шактый еллар дәвамында ураза тотучы гастроэнтерология белгече Айрат Зыятдинов һәр авыруга индивидуаль якын килергә кирәклеген әйтеп узды. “Чөнки кайбер мөселманнарны “Ярамый” дип тыеп кына ниятеннән кайтара алмавыбыз мөмкин, һәр очракны аерым карарга кирәк”, - диде ул. Ул язва кебек хроник авыруларның азган вакытына игътибар итү кирәклеген әйтеп узды. Аксым, майлар, углеводларның тиешле күләмдә булырга тиешлеген искә төшерде. Ул шартлы итеп әйткәндә, кичке 8дән, төнге 1гә кадәр шушы ризыкның дөрес итеп кабул ителергә тиешлеген өстәде. Табиб суны ашар алдыннан эчәргә кирәклеген әйтеп, эчемлек турында сүз барганда, чәй, кофе, төрле газлы сулар турында сүз бармавын, ә нәкъ менә су күздә тотылуына басым ясады.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: