KZN.RU порталында Урицкий исемендәге паркта күзәтү боҗрасын урнаштыру буенча сораштыру старт алды
KZN.RU порталында Урицкий исемендәге паркта күзәтү боҗрасын урнаштыру буенча сораштыру старт алды. 36 метрлы аттракционны урнаштыру тәкъдиме белән шәхси инвестор - «Панорама» җаваплылыгы чикләнгән җәм...
Күзәтү боҗрасының 4-6 кешелек җылытыла торган 14 ябык кабинасы булыр дип көтелә, тулы әйләнеш вакыты 7-12 минут тәшкил итәчәк. Инвестор билгеләп үткәнчә, аттракцион парк мәдәниятенә туры килә һәм паркның күңел ачу палитрасына төрлелек кертә. Күзәтү боҗрасын таганнар урнаштырылган пергола белән концерт мәйданчыгы арасындагы буш территориядә, күл каналы беткән җирдә урнаштыру тәкъдим ителә.
Казанлылар сылтама буенча узып, сораштыруда катнаша ала. Авторизация үткән кулланучылар гына үз фикерләрен белдерә ала.
Тавыш бирү 25-нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, нәтиҗәләр Парклар һәм скверлар дирекциясенең социаль челтәрләрендә урнаштырылачак.
Добавить комментарий