Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Урман фондын үзләштерү очраклары турындагы мәгълүмат Интернет челтәрендә урнаштырылачак

 Урман хуҗалыгы министрлыгы муниципалитетлар белән бәхәсле очраклар турында 1 октябрьгә кадәр хәбәр итәчәген белдерде.Урман хуҗалыгы министрлыгы бистә, шәһәр, авыл территорияләре чикләренә кертелгән б...



 Урман хуҗалыгы министрлыгы муниципалитетлар белән бәхәсле очраклар турында 1 октябрьгә кадәр хәбәр итәчәген белдерде.




Урман хуҗалыгы министрлыгы бистә, шәһәр, авыл территорияләре чикләренә кертелгән бәхәсле кишәрлекләр турындагы мәгълүматларны 1 октябрьгә кадәр Интернет челтәрендә урнаштырачак. Бу хакта Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов Казан Кремлендә узган җирле үзидарә органнары тарафыннан урман фондына караган җирләрне хокукый булмаган рәвештә бүлеп бирүгә багышланган киңәшмәдә белдерде.
2017 елның 21 июлендә кабул ителгән “Урман амнистиясе” нигезендә, урман хуҗалыгы өчен җаваплы орган 1 октябрьгә кадәр муниципалитетлар территориясенә кергән бәхәсле кишәрлекләр турында мәгълүматларны муниципалитетларга җибәрергә һәм бу хакта Интернет челтәрендә хәбәр итәргә тиеш.
“Урман амнистиясе” бәхәсле җир кишәрлекләрен – бер үк вакытта урман фондында да, торак фондта да исәптә тору очракларын юкка чыгару максаты белән кабул ителгән. Рослесхоз мәгълүматлары буенча, Россиядә гомуми мәйданы 1,7 млн гектар булган 263 данә җир кишәрлеген урман хуҗалыгы да, муниципалитетлар да үзенеке дип саный. Росреестр мәгълүматлары буенча, бәхәсле җир кишәрлекләре - 377 мең данә, аларның гомуми мәйданы - 1,5 миллион гектар. Дәүләт Думасы мәгълүматлары буенча. бәхәсле җир кишәрлекләре 3,7 миллион гектар. Урман амнистиясе нигезендә 2016 елның 1 гыйнварына урман фондында саналган җирдә ниндидер объект төзелгән һәм ул рәсмиләштерелгән икән, бу җир урман фондында исәпләнүдән туктый, торак фонд категориясенә күчерелә.
“Татар-информ”
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: