Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Урта төрки тел кирәкми – “Төркиләр алтыны” II Бөтенроссия яшьләр форумы делегатлары

Бүген форумның соңгы көне.“Төркиләр алтыны” II Бөтенроссия яшьләр форумында катнашкан ике делегат фикеренчә, урта төрки тел кирәкми. Бу хакта алар “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюд...



Бүген форумның соңгы көне.



Урта төрки тел кирәкми – “Төркиләр алтыны” II Бөтенроссия яшьләр форумы делегатлары


“Төркиләр алтыны” II Бөтенроссия яшьләр форумында катнашкан ике делегат фикеренчә, урта төрки тел кирәкми. Бу хакта алар “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюда хәбәр иттеләр.
Искәртеп үтик, форум Казанда 5-9 октябрь көннәрендә узды.
Уфа шәһәреннән килгән Башкорт дәүләт педагогика университетының өченче курс студенты Эльвира бу форум турында Интернет челтәреннән белеп заявка җибәргән. “Заявканы кабул иттеләр, әлбәттә, моңа бик шатландым. Бу форумга проект белән килдем. Үземнең Башкортстан Республикасында Өфе каласында үзебезнең университетта фән фестивале үткәрәсем килә. Туган телебез башкорт телен саклап калу өчен, безнең университетта күп төрле чаралар, бәйгеләр үткәрелә. Университетта гына түгел, шәһәр, республика тормышында башкортча төрле бәйрәм чаралары үткәрелә”, - дип белдерде ул.
Встреча делегатов форума молодежи
Урта төрки телгә мөнәсәбәтен белдереп, ул: “Юк, урта төрки тел кирәкми, әлбәттә, чөнки һәр халык үзенчәлекле, һәр халыкның үз йолалары, бар төрки халкына бер тел ярамый”, - диде Эльвира.
Кукмарадан килгән, Казан федераль университетының Алабуга институтында белем алган Алсу Садыйкова беренче форумда да катнашырга тиеш булган, тик җае чыкмаган. “Бу форум төрки халыкларны берләштерүче, яшьләрдә булган идеяләрнең үсешенә тирән йогынты ясый торган чара дип уйлыйм. Безнең телләребез дә, мәдәниятләребез дә охшаш, ләкин һәр халыкның үзенә генә хас үзенчәлеге, төсмере бар. Барыбыз бергә җыелышып аралашу бик яхшы дип уйлыйм”, - диде ул.
Встреча делегатов форума молодежи
Алсу, шулай ук, гомум төрки тел булдыру чынга ашмастай мәсьәлә дип саный. “Минемчә, урта төрки тел булдыру катлаулырак мәсьәлә. Барыбер һәр халык үз телен ярата һәм аны сакларга тырыша. Без үз туган телебездә сөйләшсәк тә, бер-беребезне аңлыйбыз, шуңа күрә һәр халык үзенекен сакласа яхшыдыр дип уйлыйм.
“Татар-информ”

Фото: Михаил Захаров



Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: