Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Республика көнен гармуннар каршылаячак

“Уйнагыз, гармуннар!” фестивалендә 21 төбәктән 38 коллектив катнашыр дип көтеләБыел “Түгәрәк уен” татар фольклор фестиваленең гала-концерты “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале белән бер сәхнәдә үтәчәк. Бу...

“Уйнагыз, гармуннар!” фестивалендә 21 төбәктән 38 коллектив катнашыр дип көтелә
Быел “Түгәрәк уен” татар фольклор фестиваленең гала-концерты “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале белән бер сәхнәдә үтәчәк. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә мәгълүм булды.
Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Данис Шакиров хәбәр итүенчә, “Фестиваль дигәч тә, ул бер көн генә түгел, аның нәтиҗәсе “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале белән йомгаклана. “Түгәрәк уен” фестиваленең ачылышы 28 августта Казанның “Крылья советов” паркында уза, 29 августта Ленин исемендәге мәдәният сараенда сайлап алу туры була, гала-концерт Камал театры каршындагы зур сәхнәдә үтә. Татарның милли үзенчәлеген аңлау өчен, без татар фольклорын өйрәнергә тиеш”, - диде ул.
Исегезгә төшереп үтәбез, “Түгәрәк уен” татар фольклор фестивале беренче тапкыр 2008 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы авылында уза.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: