Үзәк Банк Татагропромбанк лицензиясен алган
Әлеге карар банк капиталын тулаем югалтуы белән бәйле.Россия Банкы 5 апрельдән Казан Татагропромбанкы лицензиясен алган, дип хәбәр ителә регулятор хәбәрендә. Бу хакта “Известия” басмасы язаӘлеге карар...
Әлеге карар банкның капиталын тулаем югалтуы белән бәйле. Татагропромбанкка вакытлы хакимият билгеләнгән.
Үзәк Банк банкка карата тәэсир итү чаралары, шул исәптән халыктан кертемнәр алуны чикләү турында бер генә тапкыр кисәтмәгән, дип белдерелә. Татагропромбанк Татфондбанк җитәкләгән формаль булмаган банк төркеменә керүче кредит оешмаларын финанслау операцияләрен үткәргән. Татфондбанк һәм Интехбанк резерв булдыруда йөкләмәләрен, лицензияләрен алу сәбәпле үтәмәгәнлектән банк капиталы 0,6 млрд сумлап акча алалмаган һәм бу кире тәэсир тудырган.
Моннан тыш, Татагропромбанк җинятьчел юл белән алынган керемне легальләштерүгщ каршы чаралар күрмичә, закон каршындагы тиешле кагыйдәләрне үтәмәгән, башкаручы органнарга мәгълүмат җиткерелмәгән, дип хәбәр итәләр Үзәк Банкта.
Татагропромбанк 2017 елның 1 мартына активлар күләме буенча Россия Федерациясе банк системасында 400нче урынны тоткан.
«Татар-информ»
Добавить комментарий