“Үзе юкның күзе юк”
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 1937 елда милли музыка мәдәниятен үстерү максатыннан оеша. Ашаган белми, тураган белә: сәхнә артында ниләр бар? Өч йөзгә якын кеше хезмәт куйган коллективны нәрсә борчый һәм нәрсә шатландыра?Филармонияне егерме ике ел җитәкләгән Кадим Нуруллин белән шулар хакында сөйләштек.
- Кадим әфәнде, теге чактагы филармония бүгенгесеннән кайсы ягы белән аерыла иде? - Беренчедән, буш сәхнә эзләп йөрүче өйсез коллективтан үзенең “дәүләте” булган филармониягә әйләнде. Мин килгәндә администрация артистлардан аерым утыра иде. Ә үзе юкның күзе юк, коллектив өчен бу яхшы түгел, дип саныйм. Әнә шушы фикердән чыгып, администрация утырган Гоголь урамындагы бинадан бирегә күчендек. Концерт залы түбәсеннән су үтә иде, бинаны тулысынча төзекләндердек. Программа булдырдык. Филармониянең берьеллык программасы әзер, ягъни бер буш көн юк. Тәртип, дисциплина булса гына, эшләргә мөмкин... Тулы әңгәмәне журналыбызның июль саныннан укый аласыз.
Добавить комментарий