Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Узган ел Татарстанда 65 проценттан артык мәктәп укучысы татар телен өйрәнгән

Узган ел Татарстанда 65 проценттан артык мәктәп укучысы үз туган телен – татар телен һәм әдәбиятын өйрәнгән. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «12нче кат» проектында «Татар-информ» агентлыгы...

Узган ел Татарстанда 65 проценттан артык мәктәп укучысы үз туган телен – татар телен һәм әдәбиятын өйрәнгән. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «12нче кат» проектында «Татар-информ» агентлыгының баш редакторы Ринат Билаловка биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Укыту телен ирекле сайлау, туган телне өйрәнү ата-аналар гаризасы буенча гамәлгә ашырыла. Республикада туган телдә белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Укыту биш телдә (рус, татар, чуваш, удмурт һәм мари) алып барыла. Җиде тел (рус, татар, чуваш, удмурт, мари, мордва һәм иврит) өйрәнү предметы санала», - диде мәгариф һәм фән министры.
Һадиуллин сүзләренчә, республика мәгариф системасында 3525 туган тел (рус теле түгел) һәм әдәбият укытучысы эшли, шуларның 3,5 меңе – татар теле мөгаллиме. «Республиканың барлык мәктәпләре дә укытучылар белән тәэмин ителгән. Югары уку йортларында укытучылар әзерләү, аларның квалификациясен күтәрү җайга салынган», - дип искәртте ул.
Министр билгеләп үткәнчә, Татарстанда дәүләт теле һәм туган тел буларак татар теле, шулай ук татар әдәбияты буенча яңа буын дәреслекләр әзерләнгән. Татарстан китап нәшрияты белән берлектә татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү эше оештырылган.
Мәгариф һәм фән министры 2021-2022 уку елында мәктәп укучылары өчен 16,3 миллион сумлык татар теле дәреслекләре һәм укыту пособиеләре сатып алынуы искәртте. Республикада, филиалларны да кертеп, барлыгы 657 татар мәктәбе исәпләнә.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: