Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Үзмәшгуль казанлылар Сабантуйда үз эшчәнлеген тәкъдим итә алачак

Үзмәшгуль казанлыларны Аккош күле территориясендәге Сабантуйда үз эшчәнлеген тәкъдим итәргә чакыралар.23-нче июньдә махсус әзерләнгән зонада эшмәкәрләр үзләренең эшчәнлек юнәлешләрен тәкъдим итә, үз п...

Үзмәшгуль казанлыларны Аккош күле территориясендәге Сабантуйда үз эшчәнлеген тәкъдим итәргә чакыралар.
23-нче июньдә махсус әзерләнгән зонада эшмәкәрләр үзләренең эшчәнлек юнәлешләрен тәкъдим итә, үз продукциясен сата, шулай ук Киров һәм Мәскәү районнары администрациясеннән һәм «Казан әниләре» хәйрия иҗтимагый оешмасыннан хәйрия акцияләрендә катнаша алачаклар.
Катнашу өчен тулы исем, физик затның ИНН номерын, эшчәнлек юнәлешен һәм элемтә өчен телефон номерын атап (843) 557-76-10 телефоны буенча заявка бирергә кирәк. Катнашу бушлай, дип ассызыклый оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез, быел татар халкының милли бәйрәме дүрт мәйданчыкта билгеләп үтеләчәк.
KZN.RU
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: