Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Васил Шәйхразиев "Италиядәге татарлар" оешмасы вәкиле белән очрашты

Кичә Милли Шура рәисе, Татарстан хөкүмәте вице-премьеры Васил Шәйхразиев Миланга килде. Төньяк Италиядә урнашкан бу эре шәһәрдә бүген Татарстан делегациясе эшләячәк, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар кон...

Кичә Милли Шура рәисе, Татарстан хөкүмәте вице-премьеры Васил Шәйхразиев Миланга килде. Төньяк Италиядә урнашкан бу эре шәһәрдә бүген Татарстан делегациясе эшләячәк, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Кичен Васил Шәйхразиев “Италиядәге татарлар” мәдәният ассоциациясе җитәкчесе урынбасары Венера Абдулхаликова белән очрашып сөйләште. Сүз ассоциациянең эшчәнлеге турында барды. Сөйләшү җитди һәм эшлекле формада үтте. Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров та катнашты, диелә хәбәрдә.
Бүген көненең икенче яртысында Васил Шәйхразиев “Италиядәге татарлар” мәдәният ассоциациясе әгъзалары белән очрашачак. Соңрак Италиядә яшәүче милләттәшләребез белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның да очрашуы көтелә.
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: