Васил Шәйхразиев ТАССРның 100 еллыгына Башкортстанның нинди бүләк әзерләвен әйтте
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Башкортстан «Татарча диктант”ка 100 мең татарны җәлеп итәргә ниятли. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Милли...
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Башкортстан «Татарча диктант”ка 100 мең татарны җәлеп итәргә ниятли. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев әйтте.
Республика делегациясе гыйнвар-февраль айларында Россия төбәкләре буйлап сәфәрләр кысаларында Уфада булган. «Татар театрында матур очрашу булды. Безнең анда үзебезнең вәкиллек, конгрессның үз офисы бар хәзер», — диде. Васил Шәйхразиев һәр өлкәгә баргач, Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан котлау көтүләрен әйткән.
Милли шура рәисе, шулай ук, Башкортстанда ике Бөек Ватан сугышы ветераны белән очрашканнарын әйтте.
«Берсенә 95 яшь, икенчесенә 15 апрельдә 100 яшь тула. Ришат аганың нәселе фәнни эшчәнлек белән алга киткән. Мәктәптә үзе 40 ел директор булып эшләгән, аннары шул ук мәктәптә төпчек улы 36 ел эшли. Мин, Ришат аганың юбилеена барып, дөнья күләмендә күрсәтерлек итеп, фильм төшерергә сөйләштем», — диде.
"Татар-информ"
Добавить комментарий