Василий Лановой Казанда сугыш темасына моноспектакль куячак
6 июньдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында СССР халык артисты Василий Лановой сугыш темасына моноспектакль тәкъдим итә. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.Спектакль һәм иҗат кич...
Спектакль һәм иҗат кичәсе “Рәхмәт сезгә тугрылык өчен, дәвамчыларыбыз!” иҗтимагый- патриотик акция кысаларында уза.
Программада сугыш турында хатирәләр, шигырьләр, җырлар башкару урын алган. Кичәдә вокалчылар чыгышы көтелә. Шулай ук тамашачыларга “Үлемсез полк” иҗтимагый- патриотик хәрәкәте турында сөйләп, экранда демонстрациядән сюжет күрсәтеләчәк.
- Василий Лановой – күп буыннар кумиры. Кино һәм театрларда уйналган уннарча рольләре бар.
- 84 яшьлек Лановой "Үлемсез полк” иҗтимагый- патриотик акциянең попечительләр советы рәисе булып тора.
“Татар-информ”
Добавить комментарий