Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Ватанны саклаучылар көне – сез безгә бик кирәк!

Бүген зур бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне.

Шулай булгач кадерле ир-атларыбызны ихлас күңелдән котлыйбыз! Ир-ат, димәк дәү әтиләр, әтиләр, абыйлар, энекәшләр... Бишектә ятканда әтинең кайнар куллары ничек кирәк булса, картайган көндә дә улыңның, бабаеңның көчле иңен тою зур көч бирә.

Бу бәйрәм – чын мәгънәсендә бөтен халык бәйрәме. Ул сугыш елларында Ватанны батырларча саклаган, илнең бәйсезлеген кайнар нокталарда яклаган, бүген дә Россия Кораллы Көчләре сафларында Ватан чикләрен саклаган һәркемгә чиксез хөрмәт символы буларак та гәүдәләндерелә. Кадерле, газиз ир-атларыбыз! Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, ныклы сәламәтлек, башлаган эшләрегездә уңышлар телибез. Дөньялар тыныч булып, бәхетле гомер кичерергә язсын. Ихтирам белән, “Татарстан” журналы редакциясе.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: